Кичә, 2 ноябрьдә, Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Зур этнографик диктант" узды. Россиядә мондый масштаблы акция өченче тапкыр уза. Быел Буа районында яшәүчеләрнең этнографик грамоталылыгын тикшерү өчен Алших гомуми белем бирү мәктәбе базасында аерым мәйданчык бүлеп бирелгән иде.
Диктант язуда 56 кеше катнашты. Алар арасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе Илгиз Ханбиков, этнограф Михаил Вериялов, укытучылар, мәгариф ветераннары, төрле һөнәр вәкилләре, укучылар һәм башкалар бар. Иң өлкән катнашучыга-69, ә иң кечкенәсенә - 10 яшь. Чара кысаларында 30 сорауга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк иде.
Акциянең оештыручылары-Россиянең Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт Министрлыгы. Татарстан Республикасында диктант Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, "Татмедиа" Республика агентлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре ярдәме белән узды.
Нәтиҗәләр декабрьдә билгеле булачак. Буалылар үз бәяләрен түбәндәге сылтамалардан үтеп белә алалар: http://edu.tatar.ru/; buinsk/alshikhovo / sch; www.wiretno.ru; www.fadn.gov.ru.