2018 елның 2 ноябреннән 2019 елның 1 июленә кадәр Буада "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Батыр" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Буа ветеринария техникумы, "Яшьлек" спорт комплексы спорт заллары базасында Буа муниципаль районының волейбол буенча "Свияжск Лигасы"ачык беренчелеге уздырыла.
Беренчелектә катнашуга урта махсус уку йортлары, предприятиеләр, оешмалар һәм җыелма командалар кертелә. Катнашучыларның яше: 16 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк. Командалар составы катнаш (ир-атлар һәм хатын-кызлар), 7дән 11кә кадәр катнашучы һәм тренер вәкил. Мәгълүмат өчен Садыйковка Ленарга, 8 (927) 030-03-11 телефоны буенча яки misharfather@mail.ru электрон почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк.