Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа медицина училищесы студентлары Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына килеп киттеләр. Волонтерлар-медиклар инсультның беренче билгеләре, бу авыру барлыкка килүгә ярдәм итүче факторлар турында халыкка ачык аңлаттылар. Булачак медиклар " пациентларны" йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау чаралары белән таныштырдылар һәм аларны үтәү - сәламәт озын гомерлелек гарантиясе, дип ышандырдылар. Чараны оештыру һәм үткәрүдә консультация ярдәме белән табиб-терапевт,"Буа медицина училищесы" ДАҺБУ укытучысы Мәдинә Шәрәф кызы Галиуллина чыкты.