Буалылар Алан Тедеев һәм Рәсим Фәсхетдинов ГТО бөтенроссия Фестиваленең Бөтенроссия этабында катнаштылар.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

17 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасында "Артек" Халыкара балалар үзәгендә ГТО бөтенроссия Фестиваленең Бөтенроссия этабы узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Алан Тедеев һәм Рәсим Фәсхетдинов бар иде. Бүген балалар өйгә кайта. Ярышларда илнең 83 төбәге катнашты, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 12 урынны алды. Ә шәхси зачетта 654 укучы арасында Алан Тедеев 13 урынны алды. Артекта алган энергия, белем һәм тәҗрибә балалар үз мәктәпләренә китерерләр һәм бергәләп безнең районда актив, сәламәт яшәү рәвешен алга җибәрерләр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International