Бердәм авыл хуҗалыгы салымнарын кулланучы хөрмәтле салым түләүчеләр!

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан бердәм авыл хуҗалыгы салымнарын түләүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрләр НДС түләучеләр дип таныла һәм салым декларациясен НДС буенча бирә алалар, салым периоды өчен (квартал) - 01.01.2019. Бердәм авыл хуҗалыгы салымнарын түләүчеләре РФ НК 145 статьясы тәртибендә НДС исәпләү һәм түләү белән бәйле салым түләүченең бурычларын үтәүдән азат ителергә хокуклы
НДС тан азат ителү хокукын алу өчен инспекциягә исәпкә алу урыны буенча билгеләнгән формада салым түләүче НДС тан азат итүне куллана башлаган айның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча язма хәбәрнамәне тапшырырга кирәк.

НДС тан азат ителергә түбәндәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мөмкин:

1) Бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүчеләр, әгәр бердәм авыл хуҗалыгы салымын куллану кысаларында товарлар, эшләр, хезмәтләр сатудан кергән керемнәр суммасы алдагы календарь елында НДС тан башка артмаса:
- 2018 ел өчен 100 млн сум.
- 2019 ел өчен 90 млн сум.
- 2020 ел өчен 80 млн сум.
- 2021 ел өчен 70 млн сум.
- 2022 елда һәм аннан соңгы елларда 60 млн. сум.

2) Бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчүче һәм шул ук календарь елда НДС тан азат ителүне куллана башлаган затлар.

Әгәр календарь ел дәвамында керем суммасы бу елга билгеләнгән лимиттан артып китсә, бу елның 1 нче числосыннан башлап, кабат азат итү хокукыннан башка азат ителү хокукын югалта. Азат ителү хокукын югалту подакцизлы товарлар сату очрагында да була

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International