Үзәк мәйданны төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кино хезмәткәрләре һәм районның яшьләр оешмалары вәкилләре кертте

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Ял үзәге хезмәткәрләре һәм яшьләр оешмалары вәкилләренең үзәк мәйданны төзекләндерү буенча фикерләрен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов җитәкчелегендә узган чираттагы очрашуларда тыңладылар.

Беренчеләре күбрәк кинолюбительләрне зур экраннарга җәлеп итү өчен. Шуңа күрә алар урам киносы булдырырга тели. Ә үзәк паркта төрле чаралар, дискотекалар үткәрү. Теләүчеләрне апрельдән октябрьгә кадәр сакларга мөмкин, диләр. Яшьләр оешмалары вәкилләре шәһәр үзәгендә заманча тир, робототехника үзәген булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Спорт ярышлары яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Традицион ярышлардан тыш кышкы мини-футбол, рус хоккее да үткәрергә мөмкин. Аларда да балалар һәм яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International