11 ноябрьдә буалылар география диктантында катнаша алалар.

2018 елның 9 ноябре, җомга

11 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә "Географик диктант" халыкара белем бирү акциясе үткәрелә. Диктантны оештыручы булып «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тора. Татарстан Республикасы буенча төбәк мәйданчыкларының берсе булып Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназия тора.

Акциядә, 11 ноябрьдә 12 сәгаттә Буа шәһәре Р. Люксембург 66 адресы буенча килеп, теләге булган һәркем катнаша ала.
Диктант географик белемнәрне популярлаштыруга һәм халык арасында Россия географиясенә кызыксыну арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International