Буада "Җәлил укулары " дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды.

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Үзәк китапханәдә "Җәлил укулары " дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты. Балалар «Җәлил татар һәм рус телләрендә», «Җәлил турында», «Каләм пробасы», «Рәсем сәнгате» һәм «Муса Җәлил белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия» номинацияләрендә катнаштылар. Бик күп талантлы балалар бөек татар шагыйре иҗатына карата мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Конкурста «Моабит дәфтәрләре» ннан хәрби тематикага шигырьләр, балалар шигырьләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International