Укытучылар шәһәр үзәген мәктәп укучылары өчен файдалы итеп "җанландырырга" кирәк дип саныйлар. Мәсәлән, Осталар шәһәрчеге булдыру һәм төрле һөнәрләр белән танышу максатыннан мастер-класслар үткәрү. Ә Боерган мәктәбенең тарих укытучысы, краевед Михаил Вериялов буалыларны туган ягыбызның борынгы тарихы белән таныштырырга тели. Моның өчен шәһәр үзәгендә археологик почмак булдырырга тәкъдим итә. Туган якны өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар белән алар еш кына экспонатларны табалар, алар белән бик теләп уртаклашалар.
Студентларны кичләрен дуслары белән очрашулар өчен уңайлы урыннары булдыру мәсъәләсе кызыксындыра. Аларга уңайлы кафе кирәк, биредә алар дәресләр тәмамланганнан соң очраша алыр иде. Үзәк стадионда спорт белән шөгыльләнүче буалылар да кафега бик теләп йөрер иде, дип саныйлар. Спортчылар, төгәлрәге, футбол белән кызыксынучы яшь кешеләр стадионны яктыртуны яхшыртырга, табло урнаштырырга, капкалар артында киң челтәр урнаштыруларын сорый.