Сезнең тынгысыз, авыр һәм киеренке хезмәтегез - тынычлыгыбыз гарантиясе. Закон бозуларга каршы аяусыз көрәш ачып, үзегезнең гомерегезне дә куркыныч астына куясыз, халык иминлеге хакына үзегезне калкан итәсез.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә, полиция ветераннарына сәламәтлек, хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, һәр эш көненнән өйләрегезгә исән-сау әйләнеп кайтуыгызны, җинаятьчеләр белән көрәштә гел җиңүче булып калуыгызны телим.
Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров