Буа муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара бүген, 10 ноябрьдә, шәһәрнең мәдәни үсеше үзәгендә узды. Район халкын иминлек сагында торучы Эчке эшләр бүлеге ветераннарын һәм полиция хезмәткәрләрен котларга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килделәр. Хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык, ныклык һәм җаваплылык өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

"Батырлык күрсәтеп, сез гражданнар тормышын саклыйсыз, хокук тәртибе сагында торасыз. Сезнең көндәлек хезмәтегез-безнең халыкның тотрыклылыгы һәм тыныч тормышы гарантиясе», – дип ассызыклады Ранис Рафисович һәм нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм хезмәттә алга таба уңышлар теләде. 

Чара барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Иң яхшы хезмәткәрләргә хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарган өчен ведомство бүләкләре, район Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Кайбер полиция хезмәткәрләрен яңа исем бирелү белән котладылар.

Чара бәйрәм концерты һәм үзенең хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салу белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International