Исегезгә төшерәбез, 2017 ел өчен физик затларның мөлкәт салымнарын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

3 декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге түләүләрне түләргә кирәк:

· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тарафыннан сакланмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү регистрация органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән белешмәләр буенча төзелә торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2 НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.

"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисын кулланучылар Россия Федераль салым хезмәте сайтында бары тик электрон рәвештә генә салым белдерүләре алачак. Шәхси кабинет аша салым уведомлениеләрен алу уңайлы, чөнки әлеге сервис кысаларында салымнар онлайн-түләү мөмкинлеге, шулай ук банк аша түләү өчен әзер квитанцияләр бастырып чыгару мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Шәхси кабинет кулланучы булмаган физик затларга, салым хәбәрләре почта аша җибәрелә .

Кирәк булганда салым белдерүен теләсә кайсы салым органында алырга яки "Минем Документлар " КФҮНӘ гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга була.
Салым уведомлениеләре җибәрелми әгәр:
· салымнар ташламалар булу яки салым тотып калынган акча куллануга бәйле рәвештә түләнмәсә;
· белдерүдә салым суммасы 100 сумнан кимрәк булса.
Салым белдерүендә некоррект булмаган мәгълүматлар ачыкланган очракта бу хакта салым органына уңайлы ысул белән (шәхсән, почта, Россия Федераль салым хезмәте сайты яки шәхси кабинет аша) хәбәр итәргә кирәк.

Исәпләнгән салымнарны түләргә була :
· Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар түлә» һәм «шәхси кабинет» сервислары аша;
· "Дәүләт хезмәтләре" федераль порталы аша
· кредит учрежденияләре аша;
 - Портал һәм «электрон хөкүмәт»терминаллары аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International