Халыкара Ак трости көне сукырлар һәм начар күрүчеләр проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итәргә һәм аларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш, бу сукыр һәм начар күрүчеләргә карата ихтирам, ярдәм һәм мәрхәмәт көне. Бүген районның Ял үзәгенә безнең районда яшәүче күрү буенча 199 инвалид чакырылган иде. Чарада катнашучыларга җылы сүзләр әйтергә Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов килде. Аның максаты-җәмгыять игътибарын күрү сәләтен югалткан кешеләргә һәм начар күрүчеләргә җәлеп итү, бу кешеләрнең җәмгыять тормышында төрле яклап катнашуы өчен шартлар тудыру.
Шулай ук бу көнне чакырылган кунаклар өчен районыбыз үзешчәннәре концерт программасы әзерләнгән иде. Алар чарада катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Халыкара сукырлар көненә багышланган чара кысаларында күрү буенча инвалидларга матди ярдәм күрсәтелде.