“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” гомумроссия акциясенең икенче этабы старт алды 12 ноябрьдән Буа районында

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Күрсәгез, белсәгез, дәшми калмагыз! “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” гомумроссия акциясенең икенче этабы старт алды 12 ноябрьдән Буа районында. Аның максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итү, оператив мәгълүматны җыю һәм тикшерү.

Шәһәрдә, районда наркотикларның законсыз таралуына, аның медициначыл булмаган кулланылуына  каршы торырга әзер буалылар сораулары һәм мәгълүматлары белән 8(84374) 3-12-88 телефон номерына шалтырата алалар.

“Ак үлем”нең  хәтәр булуын аңлап, уяулык күрсәтсәгез, күпме гомерләрне зур хәвефтән саклап калыр идегез. Район эчке эшләр бүлеге сезнең бер хәбәрегез дә игътибарсыз калдырылмаячак, дип белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International