Адав-Толымбай авыл җирлегендә икенче ел рәттән үзара салым акчаларын юл төзелешенә җибәрәләр

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Адав-Толымбай авыл җирлегендә икенче ел рәттән үзара салым акчасына җыелган акчаны юллар салуга тоталар. Быел эшне җирлекнең кеше иң күп яшәгән торак пунктында – Адав-Толымбайда дәвам итәргә булганнар.

Без килгәндә берничә техника авыл башында өеп куелган ак ташны төяү белән мәшгуль иде. Гомер буе урамда юлсыз интеккән кешеләрнең сөенече белән уртаклашалар. «Безнең өчен юллы булу бәйрәмгә тиң. Әй, бар иде лә нужалы чаклар. Рәхмәт ясатучыларга, юлчыларга», - ди авылда яшәүче Ринат Шәмгунов.

Әлеге эшне Казан шәһәре “Русремстрой” җәмгыяте юлчылары башкара. Прораб Салават Фәтхетдинов әйтүенчә, алар алдында 990 метр юл салу бурычы тора. Эшне дүрт көндә төгәлләргә уйлыйлар. Биредә биш техника эшкә җәлеп ителгән – ике “КамАЗ” автомобиле, бер төягеч, грейдер һәм каток. Юл салуны сыйфатлы итеп башкаруга материаллар җитәрлек.

Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алена Кузнецова сүзләренә караганда, узган елда һәм быел референдумда җан башына 500 сумнан җыелган акчаны  халык юллар салуга тотуга килешкән.  Быелның апрель аена кадәр  224 мең 500 сум акча җыелган. Әлеге сумма дәүләттән 1 миллион 122 мең 500 сум булып кайткан. Ә апрель аеннан соң тапшырылган акчалар 2019 елда файдаланылачак. Быел Кооператив урамының бер ягында 490, икенче ягында 500 метр (барлыгы 990 метр)  арада юл ясала.

Калган  авылларда үзара салым акчасына эш алып барыла. Яңа Авылда, Ивашевкада зират тирәләре тимер рәшәткә белән тотып алынган, чүп савытлары куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International