“Коммуна” җәмгыяте механизаторы Илдус Насыйбуллин икенче ел республиканың иң алдынгы комбайнчылары рәтенә керде. Ул узган урып-җыю сезоны йомгаклары буенча Татарстан Президентының 100 мең сум грантын алды, агымдагы елда да премиягә лаеклылар исемлегендә.Быел Илдус абый улы Радик белән 17 мең тоннага якын иген суктырганнар.
Күңелен биреп эшләгәнгә аны җитәкчелек тә ярата. Ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмендә премияләрне, кыйммәтле бүләкләрне жәлләмиләр. Ә моннан берничә ел элек “Коммуна”ның элеккеге җитәкчесе Җәүдәт Хөсәенов үзенең “УАЗ” автомобилен бүләк итә. Хәзер дә ул шуңа утырып йөри. Узган ел алган 100 мең сум грантка өй тышлаган, яшелчә бакчасын яңа койма белән әйләндереп алган. Быелгысын да ремонтка тотмакчы Насыйбуллиннар. Гараж түбәсен яңартасы иде, диләр.
Сүз уңаеннан, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының республиканың иң яхшы комбайнчылар исемлегенә, ашлык суктыру һәм чаптырылган мәйдан күләме буенча күрсәткечләре югары булган 11 якташыбыз кертелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, унбер комбанчының дүр-тесенә 50 мең сум премияне республика, калган җидесенә 30ар мең сумны район тапшырачак.