Үзәк мәйдан мәдәни-күңел ачу һәм сәламәтлек үзәгенә әверелергә тиеш дип саный сәнгать белгечләре

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Үзәк мәйданны үзгәртү буенча фикер алышулар дәвам итә. Чираттагы очрашу 1 номерлы сәнгать мәктәбендә узды.Балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, сәнгать белгечләре шәһәр үзәгендә скай-парк, төрле юнәлешләрне – күнегүләр залларын, дөрес туклану кафесын, матурлык салоннарын,  мунча-саунаны, балалар өчен түгәрәкләрне, балалар бүлмәләрен үз эченә алган  тулы бер комплекс булдыру яклы.

– Сәламәтлекләре турында кайгыртучылар артканнан арта бара. Шуңа  да аңа төрле яшьтәге буалылар арасында сорау зур булачак, дип уйлыйм, – ди Юлия Арцыбашева.

Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриевны шәһәрдә дәрәҗәле театр коллективларын кабул итәрлек лаеклы мәйданчык булмавы борчый.

– Театраль фестивальдә катнашучылар даирәсе елдан-ел киңәя. Техник яктан җиһазланган, ике сәхнәле, конференц заллы бина ел әйләнәсе буш тормас иде. Фестивальдән соң, мәсәлән, кинематографларны, рәссамнарны чакырып булыр иде. Шул бинада балалар өчен түгәрәкләр эшләр иде, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International