Террорчылыкка каршы якланганлык һәм янгын куркынычсызлыгы буенча укулар М. Вахитов исемендәге гимназиядә узды.

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 10 ноябрендәге 1154/18 номерлы хаты нигезендә куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм террорчылыкка каршы яклануның һәм янгын куркынычсызлыгының тиешле дәрәҗәсен тәэмин итүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрү максатларында Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиягә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы ПСССЫ хезмәткәрләре килеп киттеләр.
Очрашу барышында 1 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре белем бирү учреждениесе хезмәткәрләрен террорчылык актларында һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, шулай ук терроризмга каршы саклану һәм янгын куркынычсызлыгы буенча кирәкле чаралар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International