18 ноябрьдә Буа муниципаль районында үзара салым буенча референдум узачак. Буалыларны актив катнашырга чакырабыз. Тавыш бирү өчен шәһәрдә-15, район буенча 56 участок оештырылачак. Алар 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Тавыш бирү көнендә үз сайлау участогына килеп җитү мөмкинлеге булмаган очракта, 14-17 ноябрьдә 16 сәгатькә кадәр сез вакытыннан алда тавыш бирә аласыз. Сайлау участогына 18 ноябрьдә сәламәтлек торышы буенча килеп җитә алмаган очракта, гаилә әгъзаларының, күршеләрнең, социаль хезмәткәрләрнең калган әгъзалары аша 14 сәгатькә кадәр язма гариза яки телдән мөрәҗәгать бирә аласыз.
Өйгә алып килгән чакыруда сайлау участогыгыз телефоны күрсәтелгән. Өйдә тавыш бирү 14 сәгатьтән соң оештырыла