Татарстан Росреестры «Манзара» программасында беренче тапкыр ТНВ телеканалында

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында "Манзара" татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасы чыгачак. леге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова яңа кагыйдәләр буенча шәхси торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү турында сөйләячәк. Билгеле булганча, хәзер мондый йортлар төзү өчен рөхсәт алырга кирәкми,бу процедура белдерү характерында. Бу хакта тулырак итеп Илсөя Казакова сөйләячәк.
"ТНВ " телеканалында 6.00 сәгатьтә "Манзара" программасын карагыз. Программаны кабатлануын «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында 16.00 сәгатьтә карарга мөмкин.
Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International