Буа шәһәренең "Юность" спорт мәктәбе командасы 14 яшькә кадәрге кызлар арасында баскетбол буенча Алексеевск районында узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Безнең спортчылар өчен бу беренче рәсми ярышлар булды, анда алар лаеклы чыгыш ясап, мактаулы икенче урынны алып кайттылар! Команданы һәм тренер укытучы Пыркин Юрий Владимировичны котлыйбыз һәм аларга яңа спорт җиңүләре телибез!