"Ромашка" балалар бакчасы педагоглары Буа шәһәренең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә лагерь күле территориясендә "Бозда һәм суда куркынычсызлык" дигән күчмә дәрес үткәрделәр. ГТХМ хезмәткәрләре И. А. Габитов һәм Л. В. Перова балаларны төп кагыйдәләре һәм суда кешене коткару техникасы белән таныштырдылар һәм балаларга тематик белешмәлекләр тапшырдылар.