Кичә, 14 ноябрь көнне Боерган клубында " Боерган авылы яшьләре коррупциягә каршы!" авыл мәгариф учреждениесе укучылары арасында брэйн-ринг узды. Балаларны яклау өчен прокурорның өлкән ярдәмчесе Хәйбуллов Р. Т., Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәйхаттарова З. А., мәдәният идарәсенең баш белгече Миначева Л. С. килделәр.
Чараны башлангыч сыйныф укучылары "Урман коррупция"дигән театральләштерелгән тамаша белән ачып җибәрделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре Боерган урта һәм югары сыйныф укучылары командалары өчен кызыклы ярышлар программасы әзерләделәр. Ул берничә ярыштан торды: 1. Сорау-җавап 2.Капитаннар бәйгесе. 3."Ребусны тар-мар ит" конкурсы 4. "Дөрес сайлау" конкурсы 5.Коррупциягә каршы реклама. Чараның бизәге-Л. Н. Хлынова җитәкчелегендәге "Ритм" бию коллективы чыгышы булды.
Уен азагында барлык катнашучылар да Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.