Буаның "Гармония " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Тегү эше" юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес уздырганнар.
Дәрес барышында тегү машинасында электр приводы белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрелде.
Мондый чараларда социаль хезмәт алучылар яңа күнекмәләр ала алалар, шулай ук үзләренең көнкүреш бурычларын хәл итә алалар, кием-салым ремонтлау, гаилә ихтыяҗлары өчен кирәкле гади тегү әйберләре ясау, бу гаилә чыгымнарын сизелерлек киметергә булыша ала.