Буада бизнес-берләшмә вәкилләре белән ачыктан-ачык сөйләшү булды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районының мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узды. Утырыш спикерлары сыйфатында Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Шацило Галина Владиславовна, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Долгов Марат Шамил улы, «Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды» генераль директоры Салихов Айдар Раиф улы чыгыш ясады. Чарада 60 кече бизнес вәкиле катнашты.
"Буа бизнесы үсә, район икътисадында аның өлеше тулаем территориаль продуктта 20 процент тәшкил итә, - дип саный район башлыгы Марат Җәббаров. - Районда 1086 шәхси эшмәкәр, 212 кече һәм микро предприятие бар. Безнең бурыч — аларны үстерү өчен шартлар тудыру һәм яхшырту.
Безнең ярдәм мәгълүмати-консультатив тәэмин итүдән, мөлкәт һәм салымнар буенча кайбер ташламалар бирүдән гыйбарәт. Шулай ук районда ташламалы нигездә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче резидентлар өчен мәйданнар булган сәнәгать мәйданчыгы төзелеше башланды».
ТР Бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов 2015 елның декабрендә оештырылган ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча Советның ничек эшләве, районның эшлекле активлыгын арттыру турында сөйләде, шулай ук экспертлар һәм эшмәкәрләр эшли торган исемлек белән таныштырды. 
Очрашу барышында эшкуарлар үз проблемаларын һәм спикерларга оператив хәл итүне таләп итүче сорауларын җиткерде. Төп тема-эшмәкәрләргә финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары.  
Очрашуга йомгак ясап, Тимур Ногманов бүгенге очрашуның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте һәм эшмәкәрләр үз хокукларын белергә тиеш, һәм үз хокукларын яклау буенча барлык контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип ассызыклады. «Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - дип ассызыклады ул.
Гомумән алганда, очрашу уңышлы узды, спикерлар үз компетенцияләрендә эшмәкәрләргә үз җавапларын, теге яки бу мәсьәлә буенча киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International