3 декабрьгә кадәр гражданнарга:
- физик затларның милеккә булган салымын;
- җир салымын;
- транспорт салымын;
- физик затларның керемнәренә салым агенты тарафыннан тотылмаган салымны түләргә кирәк.
Салымнарны түләү теркәүче органнардан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан формалашкан салым хәбәрләре, шулай ук 2-НДФЛ формасы буенча физик затларның керемнәре турында белешмәләр нигезендә формалаша.
Салым хәбәрләре почта аша, ә “Физик затлар өчен Шәхси кабинет”тан файдаланучыларга Шәхси кабинетка җибәрелә.
Кирәк булса, салым хәбәрен теләсә нинди салым органыннан яки КФУ “Минем документларым”а гариза язып мөрәҗәгать итеп алып була.
Салым хәбәрләре түбәндәге очракларда җибәрелми:
Салым хәбәрендә дөрес булмаган мәгълүмат булса, бу турыда теләсә нинди җайлы юл белән (шәхсән, почта аша, Россия ФСХ сайты яки Шәхси кабинет аша) хәбәр итәргә кирәк.
Салымны:
Сүз уңаеннан, район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрьгә гражданнардан җир салымы өчен түләүләрнең 45 проценты, мөлкәткә салымның 37 проценты, транспорт салымының 44 проценты гына кертелгән. Мөлкәткә салым түләү срогы төгәлләнүгә бер айдан кимрәк вакыт калды, ашыгыгыз!