Килдураз авылы мәдәният йортына өлешчә капиталь ремонт ясалды – түбәне һәм түшәмне алыштырдылар

2018 елның 16 ноябре, җомга

Килдураз авылы мәдәният йортына өлешчә капиталь ремонт ясалды – түбәне һәм түшәмне алыштырдылар. Бу эш авыл җирлеге откан 1 миллион сум грант акчасына башкарылды.

Мәдәният йорты мөдире Дилбәр Әхмәтова әйтүенчә, мондый ремонтны алар күптән көткәннәр. Яңгыр, юеш кар яуган көннәрдә искергән түбәдән (җитмәсә, аны берничә ел элек давыл да каерган булган) су тама торган була.

– Тамаша залына, коридорга, костюмнар бүлмәсенә су үтә иде. Идәнгә чиләкләр тезә идек. Хәзер бу көннәр күңелсез төш кебек кенә калды. Түбә дә, түшәм дә яңа, лампочкаларны алыштырдылар - дип сөенеп сөйли мөдир.

Шатланасы көннәре алда әле килдуразлыларның. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов белдерүенчә, киләсе елга әлеге мәдәният йортына тулысынча капиталь ремонт үткәреләчәк. Шулай ук Чуаш Киштәге авылы клубын яңабаштан төзү дә планга кертелгән.

Сүз уңаеннан, республика грантын Килдураздан тыш, Аксу һәм Кайбыч авыл җирлекләре дә отты. Алары киләчәктә авылларга су кертергә ниятлиләр. Бүгенге көнгә моңа проектлар ясалган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International