18 ноябрьдә – үзара салым буенча референдум, буалылар, референдумда сездән зур активлык көтелә.

2018 елның 16 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Буа муниципаль районында гражданнардан үзара салым буенча җирле референдум уза. Анда буалыларны актив катнашырга чакырабыз.  Тавыш бирү өчен шәһәрдә 15, район буенча 56 референдум участогы оештырыла. Алар 7дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Әгәр сез тавыш бирү көнендә  сайлау участогына килә алмасагыз, 14 ноябрьдән алып 17 ноябрьгә, 16 сәгатькә кадәр сайлау участокларында срогыннан алда тавыш бирә аласыз. Шулай ук 18 ноябрь  көнне сәламәтлегегез какшау сәбәпле үз сайлау участогыгызга килә алмасагыз, калган гаилә әгъзаларыгыз, күршеләрегез, социаль хезмәткәр һәм башкалар аша 14 сәгатькә кадәр үз сайлау участогыгызга язмача яки телдән мөрәҗәгать итә аласыз. Өегезгә китерелгән чакыру кәгазендә сезнең сайлау участогының телефоны  күрсәтелгән. Өйгә килеп тавыш бирү 14 сәгатьтән соң оештырыла.

Буалылар, референдумда сездән зур активлык көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International