Эшмәкәрләр өлеш кертәчәк

2018 елның 16 ноябре, җомга

Шәһәр үзәген  үзгәртүгә багышланган фикер алышуның чираттагысы әлеге территориядә үз бизнесларын алып баручы эшмәкәрләр белән узды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов әйтүенчә, федераль конкурсның бер шарты булып, үзгәртүгә шәхси инвестицияләр тарту тора. Очрашуга чакырылган эшмәкәрләр мондый эшкә үз өлешләрен кертергә каршы булмауларын  белдерделәр. Чөнки шәһәр үзәген җанландыру, үзгәртү, төрле корылмалар белән баету анда килүчеләр, ягъни эшмәкәрләр күрсәтүче хезмәтләрдән файдаланучылар, продукцияләрен сатып алучылар үсәчәк. Шулай ук эшче урыннарны арттыру мөмкинлеге дә бирәчәк.

– Иң мөһиме – шәхси эшмәкәрләрнең риза булуы. Проектны әзерләгәндә аларның һәрберсе белән барлык деталльләрне аерым барлаячакбыз, - ди Айрат Илдарович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International