Кичә "Кояшлы куян" IX Республика балалар иҗат эшләре конкурсына йомгак ясалды. Буа шәһәренең "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче Эмиль Хәмидуллин "Иң яхшы кул эшләнмәләре" номинациясендә 1 урын алды. Ул Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел конкурска 450 дән артык иҗади эш тәкъдим ителгән иде: рус һәм татар телләрендә шигырьләр, төрле техникада эшләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр.
Эмильне котлыйбыз һәм аңа укуларында уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!