18 ноябрь көнне Буа муниципаль районында гражданнарның үзара салым буенча референдум узачак. Тавыш бирү өчен шәһәрдә-15, район буенча 56 участок оештырылачак. Алар 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Бу көнне барлык сайлау участокларында халык өчен концерт программалары оештырылачак, сәүдә нокталары үзләре җитештергән продукция белән эшләячәк.
Моннан тыш, Буа шәһәрендә, район мәдәният йорты һәм «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе янындагы мәйданчыкларда 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ярминкәләр эшләячәк, аларда сайлаучылар «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ Буа филиалы, "Авангард" ҖЧҖ филиалы, «Карлинский Ит йорты «ҖЧҖ филиалы, Буа РайПО һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан тәкъдим ителгән продукция сатып ала алачак.
Барыгызны да 18 март көнне сайлау участокларында көтеп калабыз.