Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров 1182 нче номерлы Сәйдәш сайлау участогында үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумда тавыш бирде.
- Буа үзара салым буенча референдумда икенче ел катнаша. Халык уңай якларны күрде дип уйлыйм. Шәһәрдә үзара салым акчасына яктырткычлар урнаштырылган, тротуарлар салына. Бүген буалылар эшне дәвам итү өчен тавыш бирәләр. Халык актив булганда тротуарларны берничә ел эчендә төзеп бетерергә мөмкин, - дип билгеләп үтте.
Үзара салым буенча референдум участокларында шәһәрлеләрнең 33%, авыл халкының 44% тавыш биргән. Район буенча бу күрсәткеч 39 % тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге сәгать 7дән шәһәрдә тавыш бирү өчен 15 участок, район буенча 56 участок эшли. Сайлау участоклары 20: 00 кадәр эшләячәк.