Татарстан Республикасының сайлау участокларына 18 сәгатькә сайлаучыларның 63,75 проценты килгән

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Республикада 18 сәгатькә 523 558 татарстанлы тавыш биргән, бу 63,75 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын һәм җирле референдумнарда гражданнарның үзара салымы мәсьәләләре буенча өстәмә сайлауларда тавыш бирү иртәнге сәгать 7дә барды. Татарстан Республикасында Әгерҗе, Әтнә, Яшел Үзән һәм Сарман районнарында 12 бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар узды. Җирле референдумнар республиканың 844 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә оештырылды. 

Татарстанда өстәмә сайлаулар һәм җирле референдумнарда тавыш бирүне оештыруда 44 территориаль сайлау комиссиясе һәм 1644 участок сайлау комиссиясе, 10 меңнән артык сайлау комиссиясе әгъзасы җәлеп ителде. Барлык участоклар да технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән, шул исәптән машина белән исәпләнүче код белән беркетмәләр әзерләү технологияләрен куллану өчен кирәк булган. Тавыш бирү урыннарында хокук тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Тавыш бирү барышын күзәтүчеләр, шул исәптән "чиста сайлаулар өчен"корпусының 1600 әгъзасы да җәмәгать контролен башкарды.

Тавыш бирү 20.00 сәгатьтә тәмамланды. Йомгак ясау бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International