Шушы көннәрдә М. Вахитов исемендәге Гимназия базасында Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахмановның гимназиянең өлкән сыйныф укучылары һәм мәгариф учреждениесе укытучылары белән очрашуы булып узды. Очрашу кысаларында Айрат Илдар улы катнашучыларны шәһәр территориясен төзекләндерү эшләре белән таныштырды, әлеге мәсьәлә буенча аларның фикерләрен тыңлады. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар һәм шәһәрнең үзәк мәйданын үзгәртү буенча үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
Айрат Хәбибрахманов, үз чиратында, очрашу вакытында яңгыраган фикерләр безнең шәһәр үзәген төзекләндергәндә исәпкә алыначак, дип ышандырды.