Буа Водоканалы хәбәр итә: Космовский урамындагы "Яшьлек" кафесы янындагы авария булу сәбәпле бүген иртәнге тугыздан Буада су булмаячак. Су Космовский урамында (җиләк-җимеш питомнигы белән), шикәр заводы бистәләре урамнарында, төньяк-көнчыгыш, Яшьләр бистәсенә кадәр булмаячак. Эчәргә яраклы суның кирәкле күләмен булдыруыгызны сорыйбыз!