Буа районында "Яңа буын" район балалар Думасына сайлаулар узды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Кичә, 19 ноябрь көнне, Буа районында, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында, «Хәрби-патриотик», «Шәхси үсеш», «Мәгълүмати-медиа» һәм «Гражданлык активлыгы» юнәлешләре буенча ел саен Россия мәктәп укучылары хәрәкәте лидерларын сайлау узды.  Чара Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, районның мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Ханбиков катнашында узды.

Балалар район думасы районда 2007 елдан бирле эшли. Аның эшенең максаты булып яшүсмерләргә һәм өлкән сыйныф укучыларына районның, республиканың иҗтимагый тормышында катнашу, яшьләр сәясәтенә йогынты ясау, үз проектларын гамәлгә ашыру, яшүсмерләрнең район, республика, федераль дәрәҗәдә мәнфәгатьләрен яклау тора. Шулай ук мәктәп укучылары үзидарәсе институтын үстерүгә ярдәм итү, үсеп килүче буынны демократик мәдәниятнең кыйммәтләренә һәм нормаларына, социаль җаваплылык һәм гражданлык активлыгына җәлеп итү. Район буенча балалар хәрәкәтендә катнашучылар укучыларның гомуми саныннан 89% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International