Буа районы Татарстан Республикасыннан VI Халыкара цитрус фестивалендә катнаша

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге район делегациясе Мерсин шәһәрендә. Биредә 2009 елдан башлап ел саен, дөньяның төрле почмакларыннан музыкаль коллективлар катнашында халыкара цитрус фестивале уза. Быел фестивальгә 24 илдән вәкилләр җыелды. Россия Федерациясенең Татарстан Республикасын фестивальдә безнең Буа муниципаль районы лаеклы тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, сәфәр Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров ярдәме белән һәм Буа якташлыгы ярдәме белән оештырылды. Фестивальнең төп максаты-җирле продукцияне дөнья һәм эчке базарда таныту. Төркиядә буалыларны Мәрсин шәһәре губернаторы Су Али Ихсан, мэр Коджамаз Борһанеттин, мэр урынбасары Туфан Кәрим җылы каршы алды. Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән Мәрсин лидерларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Мәгълүмат өчен. Мерсин-Төркиянең көньяк-көнчыгыш яр буенда урнашкан шәһәр, анда 2 миллионнан артык кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International