18 нче ноябрь көнне Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар өчен конференция үткәрелде. Әлеге чарада М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Р.Һ. катнашты. Анда югары уку йортлары галимнәре, юристлар, дин әһелләре, Башкортстаннан килгән вәкилләр, ата-аналар һ.б. катнашты. Конференциядә туган телдә белем бирү, гаиләдә тәрбия алымнары турында сүз алып барылды, туган телне үстерү буенча төрле проектлар тәкъдим ителде.