Районның 28 гаиләсенә "Юмарт сишәмбе " акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелде

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе " Бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында «Ак Барс "Холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Михайлович Егоров авыр тормыш шартларына дучар булган 28 гаиләгә матди ярдәм күрсәтте.
Буа муниципаль районының " Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәр гаиләгә 50 килограмм он тапшырдылар. Буалылар Иван Михайловичка юмарт бүләк иткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International