Илдан Кадыйров спидкубинг буенча район ярышлары рекордын куйды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Балалар кулында Рубик-кубигы күрсәгез, буш шөгыль, дип уйламагыз. Аны җыю буенча ярышлар оештырыла хәзер. Спидкубинг  дип атала. Анда шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Илдан Кадыйров район ярышларында рекорд куйды – Рубик-кубикны 16 секунд эчендә җыйды.

– Кәгазьгә язылган махсус формуланы өйрәнеп җыям. Иң югары күрсәткеч– 12 секунд 65 миллисекунд. Осталыкны тагын да арттырырга исәп. Команда җиңүе өчен тырышам, шәхси беренчелектә дә соңгы буласым килми, – ди Илдан.

Команда дигәннән, капитаннары Самат Миңнебаев инициативасы белән мәктәптә беренче тапкыр спидкубинг ярышлары оеша да. Моны безгә әлеге команда белән шөгыльләнүче укытучы-оештыручы Миләүшә Карпухина әйтте. Калган балалар да, Саматтан күреп, әлеге хоббины үзләштерә башлый. Команда да бердәнбер кыз да бар, ул – Илданның сеңлесе Илсөяр. Абыйсына карап кызыксынган ул. Әлегә  “шомармаган”, иң югары күрсәткече 50 секунд кына.

– Илдан кечкенәдән конструктор җыю белән мавыкты. Үзе сорагач, Рубик-кубиклар сатып алдык. Аларны оста җыю өчен абыйлы-сеңелле икәү интернеттан махсус формулалар карап өйрәнәләр, – ди әниләре Ләйсән.

Кадыйровлар Илданның спидкубинг буенча район чемпионы булуына гына түгел, ә укуындагы уңышларына сөенәләр. Егетнең яраткан фәне геометрия. Күптөрле формадагы кубиклар җыйган малайга геометрик фигураларны өйрәнү ошый. Моннан тыш, Илдан футбол белән дә мавыга. Кумиры – португалияле Криштиану Роналдо.

Кубик та, футбол да мавыгу гына, ә киләчәк һөнәрне ул күптән сайлаган. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәре булырга хыяллана. Моның өчен Рубик-кубик җыю кебек көнлек күнекмә аның тизлек һәм логик фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә, ә бу – кешеләрне коткарганда кадерле минутларны әрәм итмәс өчен иң кирәкле сыйфатлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International