Китапханә хезмәткәрләре һәм актив укучылар «Үзәк мәйдан» үсеше концепциясе турында фикер алышуга кушылдылар.
Алар белән очрашу үзәк шәһәр китапханәсендә узды. Китапханә хезмәткәрләре сүзләренә караганда, шәһәр халкы китаплар укый. Шуңа күрә җәйге уку залын ачык һавада җиһазлау яхшы булыр иде. Анда, мәсәлән, яратучылар өчен кроссвордлар, рәсем ясау почмагы булдырырга мөмкин. Укучылар велосипед юлларын, Wi-Fi һәм компьютерлы кафе, яшь парлар никахларын теркәгәннән соң барыр урыннар барлыкка китерү тәкъдимнәрен керттеләр.