"Светофорик «балалар бакчасы һәм Буа шәһәренең 5нче гимназиясе дәвамчанлыгы буенча уртак спорт чарасы оештырылды. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Мәктәпкәчә һәм мәктәп баскычлары арасында дәвамчанлык балаларны укытуга әзерләү белән генә аңлашылырга тиеш түгел. Балалар бакчасы һәм мәктәп эшендә күчүчәнлекне тормышка ашыру мәктәпкәчә яшьтәге балаларда яңа яшәү рәвешен, яңа режимны кабул итәргә әзерлеген үстерү, баланың эмоциональ һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү, ягъни аның шәхси, интеллектуаль һәм физик өлкәләрен үстерү мөмкинлеге бирә.