Татарстан Гидрометеорология үзәге 22-24 ноябрьдә республика территориясендә һава торышы сизелерлек начарлану турында кисәтте. Региондагы һава торышы актив төньяк атлантик циклоннар йогынтысында формалашачак, дип хәбәр итте синоптиклар. 22-23 ноябрьдә Татарстанда вакытлыча кар һәм буран көтелә. Шулай ук көнбатыштан көчле җил көтелә, төнлә Температура минус 6-11 градус, көндез 22 ноябрьдә — минус 1-6 градус, 23 ноябрьдә — минус 4-9 градус. 24 ноябрьдә урыны белән кар һәм буран көтелә, төньяк-көнбатыштан көчле җил сакланачак. Температура төнлә 8-13 градуска кадәр төшәчәк, аязганда һәм көнчыгыш районнарда минус 18 градуска кадәр. Көндез һава температурасы минус 3-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз