Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Салават күпере" клубында " Әдәплелек формуласы" дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Бүлекчә психологлары балаларны яшьтәшләре белән аралашуның түбәндәге файдалы алымнарына өйрәтергә тырыштылар: сөйләм этикеткаларын кулланырга, контакт урнаштырырга, кәефен чагылдырырга, әңгәмәдәшенә игътибарлы булырга.
Балаларга әдәплелек – кешеләргә хөрмәт көндәлек тәртип нормасына әверелгән кешенең әхлакый сыйфат булуын аңлаттылар. Элемтә урнаштыру һәм тәмамлау шартларында сөйләшү формулаларын ничек дөрес сайларга икәнлеген ачык күрсәтте. Аралашканда кешеләргә дөрес мөрәҗәгать итә белү, аларны сәламли белү, хушлашу, рәхмәт әйтә белү, гафу үтенүләр һәм башкалар.
Балаларга бигрәк тә рольле уеннар уйнау ошады. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.