Хөрмәтле райондашлар, татарстанлыга булышыйк!

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Физик культура һәм спорт өлкәсендә милли номинацияләр лауреатларын бер тапкыр акчалата бүләкләү турында " 2010 елның 1 июлендәге 493 номерлы Карарын үтәү йөзеннән Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ел саен физик культура һәм спорт өлкәсендә Милли премия лауреатларын билгели. 2018 елда милли спорт премиясе 11 номинацияне үз эченә ала. Татарстан Республикасы аларның икесендә тәкъдим ителгән: «Россия регионы» һәм «Спортка хезмәт иткән өчен». Татарстан Республикасыннан Түбән Кама муниципаль районының «1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Николай Сергеевич Моржин номинацияләнгән.

 

Буалылар сезнең тавышыгыз аңа кирәк.  Онлайн-тавыш бирү Россия Федерациясе Спорт министрлыгының рәсми сайтында «Конкурслар» бүлегендә «Милли спорт премиясе» бүлекчәсендә уздырыла (https://www.minsport.gov.ru/tenders/national-sports-award/). Һәр номинациядә тавыш бирү тәмамланганчы көн саен тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International