15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек» республика конкурсын (алга таба - Конкурс) үткәрү планлаштырыла. Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә һәм Татарстанда бизнесны үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуар статусын күтәрүгә юнәлдерелгән. Конкурста уңышлы эшләүче эшмәкәрләр катнашачак, алар үз эшчәнлекләре белән икътисадның төрле тармаклары үсешенә зур өлеш керткән эшкуарлар.
Эшчәнлек конкурс номинациясенә туры килә торган кече һәм урта бизнес эшкуарларын катнашырга чакырабыз. Конкурста җиңү компаниянең яңа дәрәҗәгә чыгу өчен база этабы булырга, предприятиенең статусын күтәрү юлы белән максатчан аудиторияне киңәйтүне тәэмин итәргә мөмкин. Эшмәкәрлек эшчәнлегенең керткән өлешенә бәя ТР министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе тарафыннан башкарылачак. Ачык тавыш бирү Татарстанның иң яхшы йөз эшкуарын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Конкурста катнашу өчен эшмәкәрләргә сайтта алдан теркәлү узарга кирәк http://100rt.ru.
Катнашучылар өчен сайтта конкрет катнашучы өчен тавыш калдырып, барлык теләүчеләр дә тавыш бирә ала. Эксперт комиссиясе карар кабул иткәндә килүчеләрнең тавышлары исәпкә алыначак.
Җиңүчеләр 10 номинациядә билгеләнәчәк:
1. Җитештерү
2. Хәләл: җитештерү һәм хезмәт күрсәтү
3. Экспортер-Предприятие
4. Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе
5. Төзелеш
6. Транспорт
7. Авыл хуҗалыгы
8. Хезмәт күрсәтү өлкәсе
9. Социаль өлкәдә эшмәкәр
10. Яшь эшмәкәр