Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы нигезендә Буа муниципаль районының "Яшьлек" спорткомплексында мәгариф оешмаларының җыелма командалары арасында "Буа яшьләре коррупциягә каршы" девизы астында мини - футбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда шәһәрнең 6 командасы катнашты. Гадел уенда 1 урынны 2 нче лицей җыелма командасы алды, 1 нче мәктәп җыелма командасы-көмеш, ветеринария техникумы җыелма командасы бронза медаль алды.
Җиңүчеләргә, Буа муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе исеменнән мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Буа РК рәисе, коррупциягә каршы комиссия әгъзасы Илһамия Сабирҗанова истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул катнашучыларга спортта гына түгел, тормышта да гадел булырга теләде.