"SaMoSтоятельные дети" проектында катнашучылар 2 номерлы лицейның "Рост'Ок" отряды балалары укучылар һәм шәһәр халкы арасында "Сәламәт әни-сәламәт бала! "акциясе үткәрделәр.
Акция барышында тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның кеше репродуктив системасына йогынтысы турында викторина үткәрелде. Акциядә катнашкан әниләр арасында зарарлы гадәтләргә ия булучылар юк икәне ачыкланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акциядә шәһәрнең 27 кешесе, лицейның 35 укучысы катнашкан. Активистлар сәламәтлек теләп йөрәк - мәхәббәт символын, һәм кызгылт сары тасмалар тараттылар. (Кызгылт - кояш төсе, уңдырышлылыкны тәсфирли. Моннан тыш, бу-шатлык төсе).
Шулай итеп, "Рост ' Ок" отряды активистлары барлык буалыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.