Югары Лашчы авыл җирлегендә халык белән очрашу булды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Авылларда муниципаль район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аларның урынбасарлары, халыкка социаль ярдәм күрсәтүче төрле оешма җитәкчеләре катнашында җыеннар дәвам итә. Югары Лашчы авыл җирлегендә район җитәкчелеге һәм төрле ведомстволар вәкилләре катнашында чираттагы халык җыены узды. Югары лашчылылар үзләренең активлыклары белән күптән аерылып торалар. Бүген дә шулай булды. Очрашу Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова чыгышыннан башланды. Ул катнашучыларны башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Аннары район башлыгы Марат Җәббаров референдумда актив катнашканы өчен авыл халкына рәхмәт белдерде, аннары район тормышындагы төп вакыйгаларга тукталды, авыл халкына кагылышлы программалар турында сөйләде, авыл халкының фикерләре белән кызыксынды. Авыл халкы урам электр линияләре искерүгә зарланды. Марат Азатович бу мәсьәлә өйрәнеләчәк, дип ышандырды. 
Район җитәкчелеге халык белән диалогны җайга салуга ярдәм итүче мондый очрашуларның нәтиҗәле булуын билгеләп үтә һәм урыннарда күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International