Баян классы буенча 1нче сәнгать мәктәбе укучысы Азат Сөнгатов «Арт-Перспектива» халыкара конкурсында катнашты һәм 10-12 яшьлек катнашучылар арасында өченче дәрәҗә лауреат булды. Укытучы Гөлгенә Галәветдинова белән алар конкурс өчен Юрий Гавриловның «Колобок» әсәрен әзерләделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Буа шәһәре Лицей-интернаты укучысы Азат, музыка конкурсларында катнашудан тыш, шахмат белән мавыга, фән олимпиадаларында актив катнаша.
Азатны һәм аның укытучысын конкурста уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.